Диабетик ретинопатияне дәвалау - РКОБ им. проф. Е.В. Адамюка

Выберите язык

Мәгълүмат өстәле:
Түләүле хезмәтләр бүлеге:
Справочная служба:
Платные услуги:
Open menu
diaret

Диабет ретинопатиясе шикәр диабетының җитди катлаулануларының берсе булып тора, ул күзнең челтәркатлауының вак тамырларын зарарлый, бу челтәркатлау ишемиясенә китерә

Нәтиҗәдә патологик кан тамырлары барлыкка килә, алар кан чыгуга, челтәркатлауның тракцион кайтарылуына, икенчел глаукомага китерә.

Офтальмологка вакытында мөрәҗәгать итмәгәндә һәм тиешле дәвалау үткәргәндә сукырлык килеп чыгарга мөмкин. Еш кына бу нәтиҗәләр 1 типлы шикәр диабеты белән авыручыларда күзәтелә. Әгәр кеше 2 типлы диабет белән авырый икән, ретинопатия авыруларның 50% тан артыгында күзәтелә.

Симптомнары:

  • Күрүнең томанлануы
  • Күз алдында "күбәләкләр" барлыкка килү
  • Күрүнең шактый кимүе (бу симптом, кагыйдә буларак, ретинопатиянең ерак киткән стадияләре турында сөйли).
  • Күрүнең кимүе Диабетик ретинопатиянең пролифератив формасы үсеш алган вакытта (челтәркатлауны кислород белән тәэмин итүнең үсә барган дефициты нәтиҗәсендә), шулай ук препрофилератив формада (челтәркатлауның үзәк зонасы шешү нәтиҗәсендә) була.

Диагностика һәм профилактика:

«Диабетик ретинопатия» диагнозын раслау яки кире кагу өчен, заманча диагностик җиһазлар ярдәмендә күрү системасын җентекләп тикшерү кирәк.Шуны истә тоту мөһим: шикәр диабеты булган кешеләр ярты елга бер тапкыр офтальмолог табибка барырга һәм күз карасының медикаментоз киңәйүе белән тикшерү үтәргә тиеш. Бу табибның күз авырлыкларын вакытында диагностикалау һәм мөмкин кадәр тизрәк дәвалауны башлау өчен кирәк!

Дәвалау:

Лазер коагуляциясе

Челтәркатлауның лазер коагуляциясе

Хәзерге вакытта Диабетик ретинопатиянең үсешен кисәтүнең иң нәтиҗәле һәм ышанычлы ысулы булып челтәркатлауның лазер коагуляциясе тора.

Челтәркатлауның лазер коагуляциясе - "бер көн" режимында башкарыла торган процедура, ул пациенттан стационарда булуны таләп итми. Лазер белән дәвалауның максаты һәм методикасы иң тотрыксыз«агып торган» кан тамырларын һәм челтәркатлау участокларын коагуляцияләүне (яндыруны) күздә тота.

Диабетик ретинопатиянең алга киткән формаларында хирургия ярдәмендә һәм комбинацияле дәвалау ысулларын кулланырга туры килергә мөмкин. Бу арткы витректомия дә, пыяласыман мәтдага дәвалау препаратлары кертү дә, эндолазеркоагуляция дә. Икенчел глаукома үсеше вакытында төрле дренаж төрләрен имплантацияләү.

Күзләрне лазер белән дәвалау бүлегендә операцияләр һәм бәяләр турында җентекләбрәк белергә мөмкин.

Лазерная коагуляция

Лазерная коагуляция сетчатки


В настоящее время наиболее эффективным и надежным методом предупреждения прогрессирования диабетической ретинопатии является лазерная коагуляция сетчатки.

Лазерная коагуляция сетчатки является процедурой, выполняемой в режиме "одного дня", которая не требует от пациента пребывания в стационаре. Цель и методика проводимого лазерного лечения предусматривает коагуляцию («прижигание») наиболее несостоятельных «протекающих» сосудов и участков сетчатки.

При запущенных формах диабетической ретинопатии возможно придется использовать хирургические и комбинированные методы лечения. Это и задняя витрэктомия, и введение в полость стекловидного тела лечебных препаратов, эндолазеркоагуляция. При развитии вторичной глаукомы - имплантация различных видов дренажей.

В разделе Лазерное лечение глаз можно подробнее узнать про операции и цены.

 

Күзләрегезнең сәламәтлеге
белгечлэрнең
кулларында

Куз табибына вакытында һәм даими рәвештә куренеп тору сезгә күз авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк һәм күз авыруларын эффектив дәвалауга югары гарантияләр бирәчәк.