Челтәр катлауның кубарлуы - РКОБ им. проф. Е.В. Адамюка

Выберите язык

Мәгълүмат өстәле:
Түләүле хезмәтләр бүлеге:
Справочная служба:
Платные услуги:
Open menu

Челтәр катлауның кубарлуы

Челтәр катлауның кубарлуы

Челтәр катлауның кубарлуы
еш кына күз күрүенең шактый кимүенә һәм сукырлыкка китерә. Еш кына ул җәрәхәтләр алганда һәм ерактан күрмәгәндә, шулай ук диабет, эчке шешләр, челтәр катлауның дистрофияләре һ.б. булганда барлыкка килә.

Симптомнар:

  • "Кабыну", "очкын", "яшен" барлыкка килү.
  • Йөзүче нокталар куплеге барлыкка килүе, гадәттә, челтәркатлау тамырларыннан пыяласыман жисемгә кан саву белән аңлатыла, алар ярылып зарарлана;
  • Күрү кырында караңгы пәрдә барлыкка килү, кәкрелек, предметларның тирбәлеше һәм аннан соң күрүнең кискен кимүе, күрү кырының төшүе.
  • Кайвакыт пациентлар йоклаганнан соң күрү бераз яхшыра дип әйтәләр. Бу тәннең горизонталь торышында челтәркатлауның үз урынына кире кайтуы белән аңлатыла, ә кеше вертикаль торышка килгәч, ул кан тамырлары тышчасыннан яңадан китә һәм күрү кимчелекләре яңадан башлана.

Дәвалау:

Челтәр катлауның кубарлуын бернинди тамчылар, дарулар яки уколлар белән дә дәвалап булмый. Күз куремен кайтару һәм саклауның бердәнбер ысулы-ашыгыч операция ясау.

Челтәр катлауны дәвалауның уңышы турыдан-туры табибка вакытында мөрәҗәгать итүгә бәйле. Авыру иртәрәк ачыклана һәм аның сәбәпләре табыла, кирәкле дәвалауны тизрәк үткәрергә мөмкин һәм нәтиҗә яхшырак була.

Челтәр катлауның кубарлуының конкрет төренә карап хирург операциянең билгеле бер ысулларының берсен сайлый:

  • Челтәркатлау катламының экстрасклераль хирургиясе - бу локаль пломбалау яки түгәрәк циркляж яңа барлыкка килгэн кубарылулар очрагында үткәрелә, табибка вакытында мөрәҗәгать иткәндә бу иң җиңел ысул, чөнки урынлы басым булдырып  челтәркатлау ертылуларының томалавына ирешәләр.
  • Витреоретиналь хирургия күздән үзгәртелгән пыяласыман жисемне алып ташлау һәм аның урынына кирәкле препаратларның берсен кертү ысулы: стериль һава, сыек силикон, сыеклык рәвешендәге перфторуглеродлы кушылма яки махсус газ, алар эчтән челтәркатлауны кан тамырлары тышчасына кыса. Өстәмә рәвештә операциядән соңгы чорда челтәркатлауның ертылу өлкәсен һәм юка урыннарын чикләү өчен лазеркоагуляция кулланалар.

Бу сулларның һәрберсе аерым сайлана һәм челтәр катлауның кубарлуының барлыкка килгәннән бирле күпме вакыт узганына, аның зурлыгына, анда ничә ертылу урнашуына бәйле. Конкрет очракка карап, дәвалау бер яки берничә этапта үткәрелергә мөмкин.

Аеруча авыр очракларда операциядән соң берничә көн дәвамында пациентның башын билгеле бер хәлдә тотарга кирәк була. Мәсәлән, йөзтүбән яки биек мендәрләрдә яту, яки бөтенләй аларсыз яшәү.

Профилактика:

Челтәр катлауның кубарлуын кисәтеп буламы? Кайбер очракларда мөмкин. Әгәр сездэ ерактан күрмэү авыруы яки дистрофия булса, офтальмологта даими тикшерелергә, кирәк булса, вакытында профилактик дәвалау үткәрелергә тиеш.

Челтәркатлауның кубарылуын профилактикалау өчен, өзелү куркынычы булган очракта, челтәр катлауның лазеркоагуляциясен кулланалар.