Төп мәгълүмат
Эпидемиология бүлеге үз эшен йогышлы авыруларны профилактикалау, йогышлы авыруларны, шул исәптән ВИЧ һәм хастаханә эчендәге инфекцияләрне ачыклау һәм теркәү буенча чаралар планына ярашлы рәвештә башкара, йогышлы авырулар килеп чыкканда эпидемиягә каршы чаралар комплексын эшли һәм гамәлгә ашыра.
Бүлекнең төп бурычлары:
- йогышлы авыруларны, шул исәптән ВИЧ һәм хастаханә эчендәге инфекцияләрне ачыклау һәм теркәүне контрольдә тоту;
- эпидемиягә каршы һәм санитар-гигиена режимын контрольдә тотуны тәэмин итү;
- йогышлы авырулар һәм дезрежим буенча гамәлдәге боерыкларның үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;
- эчке авыруларны профилактикалау комиссиясе эшендә катнашу, эпидемиологик мәсьәләләр буенча документлар әзерләү;
- авырулар тарихы мәгълүматларын, микробиологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен, авыруларны һәм персоналны сораштыру, санитар-эпидемиологик режим торышын һәм тышкы мохит объектларын химик, бактериологик контроль нәтиҗәләрен өйрәнү нигезендә эпидемиологик диагноз кую;
- медицина инструментариен эшкәртү һәм стерилизацияләүне, стерилизация җиһазлары, дезкамералар эшен, бер тапкыр кулланыла торган шприцларны, системаларны, шулай ук аларны китерү һәм саклау шартларын даими тикшереп торуны гамәлгә ашыру.
Бүлек хезмәткәрләре:
Шәйхетдинова Гөлфия Гомәр кызы
Эпидемиология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-эпидемиолог
Мусина Гэльфия Летфулловна
Помощник врача эпидемиолога