Төп мәгълүмат
Клиниканың операцияләр ясалаторган блогы берничә операция залыннан тора, анда барлык катлаулылык категорияләрендәге хирургия катнашы башкарыла.
Бу катарактаны фемтосекундлы лазер белән башкару залы, витреоретиналь хирургия башкарыла торган ике зал (челтәркатлау һәм эчке тышчаларның, пыяласыман мәтданең хирургиясе), күз алмасының алгы өлешендәге катаракта һәм реконструкция очен хирургия залы, күз яшьләре-борын хирургиясе башкарыла торган зал. Барлык операция бүлмәләре дә соңгы технологияләр, прогрессив медицина җиһазлары һәм югары сыйфатлы чыгым материаллары белән җиһазландырылган. Операцияләр ясый торган залларны, шул исәптән видеоязма системасын һәм тышкы мониторларны җиһазландыру күп яктан хирургия практикасында тәҗрибә алмашуга, табиблык эшчәнлеге нәтиҗәләрен фәнни-теоретик гомумиләштерүгә һәм яшь белгечләр әзерләүгә ярдәм итә. Операцияләрне компьютерда модельләштерү мөмкинлеге бар.
Бүлек эксперт классындагы заманча диагностик аппаратура белән җиһазландырылган, ул күзнең төрле структураларының 3D-рәсемен алырга мөмкинлек бирә һәм күз төзелешендә тайпылышларны, пыяласыман мәтданы һәм челтәркатлау патологиясен, күз эчендәге яңа формалашуларны ачыкларга мөмкинлек бирә; заманча операция башкара торган микроскоплар, катаракта, пыяласыман мәтда һәм челтәркатлау патологиясе буенча операцияләр үткәрү өчен факомашиналар; (Германия җитештерүе, Япония), глаукома һәм челтәркатлау патологиясынын хирургиясендә крио-системалар кулланыла.
Операция ясый торган бүлек заманча җиһазландырылган, бу микрохирургия операцияләрен иң югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирә. Безнең аерым горурлыгыбызның сәбәбе - Full HD видеофиксациясен алып барырга мөмкинлек бирүче һәм фототоксиклыгы түбән булган 4 каналлы апохроматик операцион микроскоплар (Moller-Wedel Hi-R 900).
Республика клиник офтальмология хастаханәсендә катаракта хирургиясе Россиянең һәм чит илләрнең иң яңа технологияләр буенча әйдәп баручы фирмаларының ясалма Күз ясмыгын (хрусталиклар) кулланып үткәрелә. Хәзерге вакытта катарактаны дәвалау операцияләренең күбесе микроинвазив коаксиаль һәм бимануаль җепсез технологияне кулланып һәм сыгылмалы интраокуляр линзалар имплантациясе белән факоэмульсификация (ФЭК) ысулы белән башкарыла.
Катарактаны хирургия ярдәмендә дәвалау Abbott White Star; Signature; Infinity; Stellaris; Opticon яңа приборлары ярдәмендә үткәрелә.
Витреоретиналь операцияләр "Accurus", Constellation һәм Stellaris PC аппаратында 23 һәм 25 G технологияләре буенча мембрана буяулары, перфторорганик кушылмалар, газлар һәм силикон мае кулланып башкарыла.
20\10 Perfect Vision (Германия) фирмасының фемтосекундлы Femtec лазеры, мөгезкатлау операцияләрендә аеруча төгәл лазер катнашы өчен шартлар тудыручы сфера интерфейсы белән, иң югары дәрәҗәдә рефракцион операцияләр һәм кератопластика үткәрергә мөмкинлек бирә.
Хастаханәдә операцияләр мәҗбүри анестезиология ярдәме белән үткәрелә. Операция бүлмәләрендә анестезиология белән тәэмин итүне таләп итүче операцияләр өчен кирәкле барлык әйберләр бар. Анестезиология бүлегенең югары профессиональ эше һәр пациентның безнең больницада дәвалану вакытында мөмкин кадәр уңайлы һәм куркынычсыз булуына юнәлтелгән
Операция блогы персоналының югары квалификациясе дә камил хирургиянең ышанычлы гарантиясе булып хезмәт итә.
Медицина җиһазлары
One Use-Plus SBK, Moria (Франция) двигателе белән Evolution 3E микрокератомы
Нәтиҗәләрнең төгәллеге фемтосекундлы лазер ярдәмендә башкарлыган нәтиҗәләргә охшаш.
Infiniti факоэмульсификаторы, Alcon (АКШ)
Торсион факоэмульсификация кулланыла, ультратавышның җылылык эффекты тәэсирен киметә, күзнең травмасын, катлауланулар куркынычын киметә һәм күрү реабилитациясе вакытын кыскарта.
Stellaris системасы
Stellaris системасы заманча инновацион технологияләр кулланып катарактаны дәвалау буенча операциянең ин югары нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Минималь кисү аркасында операциянең травматик характеры сизелерлек кими, бу пациентлар өчен операциядэн сон курә башлау вакытын сизелерлек кыскартырга мөмкин. Бу җиһаз пациентның күзенә хәтта иң тыгыз катарактаны да тиз арада дәваларга мөмкинлек бирә.
Centurion® Vision System
Технологик инновацияләр максималь куркынычсызлык дәрәҗәсен тәэмин итәргә, хирургиянең инвазивлыгын һәм операция вакытын киметергә, мөмкин булган катлауланулар процентын шактый киметергә мөмкинлек бирә
Constellation Vision System, Alcon (АКШ) офтальмология комбайны
Алдынгы технологияләрнең эксклюзив комбинациясе ярдәмендә система челтәркатлаудагы процедураларның төгәл контролен һәм гадәттән тыш нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен оптимизацияләнгән.
Хезмәтләр
Ел саен безнең хастаханәдә белгечләр тарафыннан 13 000 нән артык операция башкарыла, шуларның 75% ы югары технологияле. Операция блогында торле категориядәге һәм катлаулылыктагы күрү органнарына операцияләр үткәрелә:
- катаракта һәм глаукома микрохирургиясе
- витреоретиналь хирургия
- офтальмотравматология
- челтәркатлауның патологиясен лазер белән дәвалау
- мөгезкатлауның патологиясен реконструктив-торгызу дәвалау
- Куз кабаклары пластикасы
- рефракцияле хирургия
- кератоконусны хирургия ярдәмендә дәвалау
- эксимерлазер операцияләре
- аз инвазив амбулатор манипуляцияләр
Бүлек табиблары:
Шепталина Викторина Анатолий кызы
Операция блогы мөдире, югары категорияле табиб-офтальмолог