Челтәр катлауның үзәк венасы тромбозы - РКОБ им. проф. Е.В. Адамюка

Выберите язык

Мәгълүмат өстәле:
Түләүле хезмәтләр бүлеге:
Справочная служба:
Платные услуги:
Open menu

Челтәр катлауның үзәк венасы тромбозы

Тромбоз центральной вены сетчатки

Челтәр катлауның үзәк венасы тромбозы - челтәр катлауның үзәк венасында кан әйләнешенең кискен бозылуы китереп чыгарган күзләр авыруы. Челтәр катлауның үзәк венасы тромбозы - гипеpтоник авыру, атеpосклеpоз, сахаpлы диабет авыруы белән авыручы урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый. Яшь вакытта челтәркатлауның үзәк венасы тромбозының сәбәбе гомуми булырга мөмкин (грипп, сепсис, пневмония һ.б.) яки фокаль инфекция (күп очракта теш авырулары, борынның өстәмә пазухалары), шулай ук кан авырулары.

Күпчелек авыруларда артерияләр стенасы калынлана, тыгызлана һәм янәшәдәге венаны кыса, нәтиҗәдә венадагы кан агымы акрыная һәм кан куышлыгы барлыкка килә. Венада кан туктап калу кан тамырларының үтеп керүчәнлеген арттыра, күз  капиллярына кире кан агымын, аның кан тамырлары арасына чыгуын һәм күз эчендәге басымны күтәрүен китереп чыгара, нәтиҗәдә күзнен челтәр катлавына кан саву һәм аның шешүе булырга мөмкин. Шулай итеп, челтәркатлауның үзәк венасы тромбозын баш миенең кан әйләнеше кискен бозылуының геморрагик төре белән чагыштырып була ("геморрагик инсульт").

Диагностика:

Диагностика офтальмолог тарафыннан башкарыла, үз эченә:

  • күрү үткенлеген тикшерү,
  • күз төбен тикшерү,
  • флюоресцент ангиография (ФАГ),
  • челтәркатлауның оптик когерент томографиясе (ОСТ).

! Терапевт һәм эндокринолог консультациясе һәм лаборатория тикшеренү ысуллары мәҗбүри, алар үз эченә канның клиник анализын, кан шикәрен билгеләүне, липидограмманы, коагулограмманы ала.

Дәвалау:

Процесс барышының берничә фазасын аерып күрсәтәләр:

Кискен фазасы - авыру башланганнан алып 3 айга кадәр. Бу чорда челтәркатлауның, бигрәк тә макуланың үзәк өлкәсенең кискен шешүе барлыкка килә. Макуланың хроник кистоз шешүен булдырмас өчен күз куышлыгына (интравитреаль) Озурдекс препаратын кертү киңәш ителә, аның эш итү механизмы аның составына кергән дексаметазонның акрын (берничә ай дәвамында) бүленеп чыгуына нигезләнә, ул челтәркатлауның шешүен киметә.

Хроник фазасы - 3 айдан 6 айга кадәр. Бу фазада кан китү, челтәркатлауның шешүе кими. Шул ук вакытта, начар нәтиҗә булганда, үсеш алган ишемия фонында, патологик яңа барлыкка килгән кан тамырлары үсеше барлыкка килә, алар челтәркатлауга, пыяласыман мәтдагә яңа кан савуга, шешү рецидивына һәм икенчел неоваскуляр глаукомага, челтәркатлауның тракцион кубарылуына китерергә мөмкин. Бу чорда яңа барлыкка килгән кан тамырларының үсешен ингибитор - препаратларны интравитреаль кертү, шулай ук челтәркатлауны берничә этапта лазеркоагуляцияләү кирәк. Икенчел глаукома үсеше кузэтелсә иртә хирургия ярдәмендә дәвалау таләп ителә.

Посттромботик ретинопатия - авыру башланганнан соң 6 айдан. Авыруның уңай барышы булганда кан китүләр тарала, күрү үткенлеге арта. Тискәре нәтиҗә булганда, дәвалау чараларының бөтен комплексын кабатлау таләп ителә.

Профилактика:

  • Тромбоз китереп чыгаручы факторларны (тәмәке тарту, артык физик һәм эмоциональ йөкләнешләр, сауналарга һәм мунчаларга бару, кайнар ванналар кабул итү, озын авиаочышлар, су астында йөзү һ.б.) чыгарырга.
  • Гиперхолестеринемия булганда тиешле диетаны һәм табибның кан холестерины дәрәҗәсен нормальләштерүгә юнәлдерелгән күрсәтмәләрен үтәү.
  • Терапевтта күзәтү һәм дәвалау, ә күрсәтмәләр булганда гематологта курену.