“Еракка карау күзләрне ял иттерә”
Табиб турында белешмә:
Тулы исеме: Минхузина Элина Ленар кызы.
Белеме: Казан дәүләт медицина университетының “Лечебное дело” факультеты. Офтальмология буенча ординатура, аспирантура тәмамлаган.
Эш урыннары: Е.В.Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең 2нче микрохирургия бүлеге офтальмохирургы, Казан дәүләт медицина академиясенең офтальмология кафедрасы ассистенты.
Соңгы елларда илебездә күз авырулары ешайган. Моның сәбәбе – гаджетлар, диярсез. Бу да дөрес, әмма ул гына түгел икән. Кишер, балык ашау гына күзне яхшыртамы? Офтальмологка кайсы очракларда барырга? Болар хакында офтальмохирург Элина Минхузина белән сөйләштек.
– Ни өчен күз авырулары арта, Элина Ленаровна?
– Элек кешеләр тикшеренмәгән, бу кадәр диагностика чаралары булмаган. Хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгы авыруларны алдан ачыкларга дип максат куйды, кешеләр дә күзләрен ешрак күрсәтә башлады. Чыннан да бөтен дөньяда саннар арта. Беренчедән, без цифрлашкан дөньяда яшибез, гаджетлар моңа тәэсир итмичә калмый. Икенчедән, моны экология белән дә бәйлиләр. Өченчедән, нәселдәнлек килеп тоташа, әгәр әти-әни күзлек кия икән, баланың күзлек киюенә 50% куркыныч яный. Без яшь чагында урамда, саф һавада уйнап йөри идек. Хәзер бала-чага өйдә телефон белән утыра. Күз яхшы күрсен өчен еракка карарга кирәк. Асылда бер механизм ята: якын аралыкта гаджетларга караганда күз мускуллары киеренке халәттә була, шуңа спазм барлыкка килә, ә еракка карагач, алар ял итә, йомшара. Менә шулай ике рәвешле эшләү күзләргә ял итеп алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә еракка – болытларга, йортларга карап алырга кирәк.
– Офтальмологка ел саен күренергә кирәкме?
– Күз алмасында проблемалары булмаган, ягъни сау-сәламәт күзле кешеләргә 45 яшьтән соң елга бер тапкыр күзләрен тикшертергә кирәк. Гадәттә, диспансеризация үткәндә 45 яшьтән соң кешеләрнең күз басымы тикшерелә. Әгәр инде нәселегездә күрми торган, әйтик, глаукомалы кешеләр булса, күзнең челтәрсыман катлавын (сетчатка) 45 яшькә кадәр дә тикшертергә кирәк. Ерактан күрми (близорукость, миопия дип атала) торган кешеләр дә елга бер тикшеренеп торырга тиеш, чөнки авыруның бу төре күзлек сайлау белән генә чикләнми, ә күз эчендә, ягъни челтәрсыман катлауда дистрофик үзгәрешләр булырга мөмкин. Боларны табиб махсус тамчылар тамызып, күз карасын киңәйтеп, күз эчен караганда билгели ала.
– Элек күзнең диоптриясен бер як күзне каплап, хәрефләр укытып карыйлар иде. Бу ысул әле дә үзгәрмәдеме?
– Хәзер дә шулай. Сивцев, Головин таблицасы ул. Хәзер заманча проекторлар белән тикшерелә. Башта уңны каплап, сул күзне, аннан уң күзне тикшерәбез.
– Ә болай укымыйча гына күзләрне тикшерә торган заманча приборлар чыкмадымы әле?
– Бар, фороптер дип атала. Әлеге комплекслы аппарат безнең хастаханәдә бар. Кеше аның артына утыра, бер як күзен тикшергәндә икенчесе тулаем каплана. Башта линзасыз, аннары линза куеп тикшерәләр. Тәҗрибәм буенча Америка, Европа илләре белән чагыштыра алам – без заманадан артта калмыйбыз, бездә дә алардагы шикелле җиһазлар бар.
– Элек без телевизор караганда әби-бабайлар 3-4 метр ераклыкка утырырга кушалар иде. Хәзер кеше телевизорны ничек кенә карамый. Моның нормасы бармы?
– Хәзер экраннар элекке кебек түгел, югары дәрәҗәле, НD сыйфатлы, икенче төрле тәэсир итә. Монда эш күпме вакыт караудан тора.
– Ә компьютер, телефоннар белән утыруның үз вакыты бармы?
– СанПиН нормалары буенча, болар белән туктаусыз эшләү 1 сәгатьтән артырга тиеш түгел. 45 минут компьютер белән эшләгәннән соң күзгә 15 минут ял бирергә кирәк, еракка карап алыгыз, гимнастика ясагыз. Кеше минутына нормада 25-30 тапкыр күзләрен йомып алса, компьютерга текәлеп утырганда бу сан минутына унга гына калырга мөмкин. Бу бик аз, шуңа да күз өслеге корый һәм күз яше пленкасы ярылырга мөмкин. Коры күз синдромы (синдром сухого глаза) белән күбрәк яшьләр интегә.
– Күз яхшы күрсен өчен кишер, балык, май, караҗиләк ашарга кирәк диләр. Болар мифмы, әллә дөресме?
– Дөрестән дә кишердә бета-каротин, А витаминнары бар, әмма кишер ашадым да, күз яхшы күрәчәк дигән сүз дөрес түгел. Организмга кирәкле витаминнарны бер продукт белән генә алып булмый. Моның өчен аларны килолап ашарга кирәк булачак. Бу мөмкин хәл түгел. Миңа калса, бөтен әйбер комплекслы булырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, начар гадәтләр булмау да мөһим. Омега 3, 6, 9 кебек витаминнар күзләр өчен генә түгел, бөтен организмга кирәк. Әмма шуны да исәпкә алыйк: ерактан күрми торган кешеләр күпме генә дөрес тукланмасын, күзләрен яхшырта алмый, чөнки монда нәселдәнлектән алып, башка күп кенә сәбәпләр бар.
– Күзгә нинди гимнастика ясарга?
– Гимнастиканың асылында күз алмасына бара торган кан йөрешен яхшырту һәм күз мускулларының ял итүе “ята”.
1) Башта якындагы карандашның очына (аралык 25-30 см булырга тиеш), аннан еракка карагыз. Шуны 2-3 минут кабатлагыз.
2) Күзне уңга, сулга, өскә, аска, сәгать теле уңаена, сәгать теленә каршы йөртегез.
4) Күзләрне кысып йомыгыз, 5 секунд торгач ачыгыз. Шуны 10 тапкыр ясагыз.
5) Күзләрне йомып, шул көе уңга, сулга, аска, өскә йөртегез.
Дәвамы киләсе саннарда.
Румия СӘЙФУЛЛИНА
издание "Акчарлак" ( Выпуск №50)